«Кар астында кайнар чишмә»

(Аяз Гыйләҗев)

музыкаль комедия

(яшь категориясе 16+)
Катлаулы язмышлы икәү - малаен ялгызы үстергән аш-су остасы Кәримҗан, кызын берүзе аякка бастырган урам себерүче Әнисәне көннәрдән бер көнне балалары - Тәзкирә һәм Әбүзәрнең яңалыгы аптырашта калдыра. Яшьләрнең "законнары" яңача - яшьләр өлкәннәрнең тормыш рәвешләре, дәрәҗәләреннән гарьләнә, күрше тавыгы күркә булып күренә, Әбүзәр белән Тәзкирә мәхәббәте тормыш ваклыкларына сөртенә.
Кар астыннан нинди кайнар чишмә саркып чыгар да, Кәримҗан белән Әнисә язмышы кай тарафларга юнәлер икән...

Режиссер – Рамил Фазлыев (Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе)
Рәссам - Сергей Скоморохов (Татарстанның М.Җәлил исемендәге республика бүләге лауреаты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстанның халык рәссамы, Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Россия Федерациясенең атказанган рәссамы)
Композитор - Марат Әхмәтшин
Ут куючы рәссам – Илшат Сәяхов
Җыр текстлары авторы – Гөлүсә Батталова
Режиссер ярдәмчесе – Раил Сәләхиев,
Ильфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:



Әбүзәр
Зиннур Һадиев

Тәзкирә
Гөлия Гыйләҗева

Әнисә
Рәзилә Шәрифуллина

Кәримҗан
Марат Хәбибуллин
(ТР атказанган артисты)

Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар