«Әтинең өлкән улы»

(Александр Вампилов)

Моңсу комедия
(яшь категориясе 12+)
Электричкага соңга калган ике дус кунар җир эзләп тилмерә. Алар һәр фатирның кыңгырау төймәсенә басып, төн кунарга кертүләрен үтенә. Музыкант Сарафанов фатирына эләгүгә алар соңгы саламга тотынырга мәҗбүр була. Алар Сарафановның балаларына Бусыгинны аның читтә туган баласы дип таныштыра. Музыкант үзе балаларына акланырга мәҗбүр. Ә кинәттән пәйда булган «малаен» Сарафанов бик җылы кабул итә, аңа хәтта «безнең гаиләдә бу өлкән балага тиеш», дип, гаилә ядкарен дә бүләк итә. Бусыгинга үзенең ялганы өчен бик оят, әмма кинәт пәйда булган шикелле, кинәт кенә юкка чыгу насыйп булмый: хәл-әхвәлләр бөтенләй көтелмәгән борылыш ала…

Спектакль «Бердәм Россия» партиясенең матди ярдәме белән «Кече шәһәрләр театрлары» федераль проекты кысаларында чыгарылды
Режиссер - Лилия Әхмәтова
Рәссам – Сергей Рябинин
Композитор – Риф Әхмәтов
Ут куючы рәссам – Радик Әхәтов
Видеомеппинг – Дамир Алләмов
Режиссер ярдәмчесе – Ильфира Сафиуллина
Тавыш операторы – Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы – Руслан Кыямов
Рольләрне башкаралар:

Бусыгин - Айзат Хәйруллин
Сильва - Фаяз Хөсәенов
Сарафанов - Марат Хәбибуллин
(ТР атказанган артисты)
Васенька - Раил Сәләхиев
Кудимов – Дамир Сидеев



Нина – Рәзилә Шәрифуллина
Макарская – Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Күрше – Таһир Габидуллин
(ТР атказанган мәдәният хезмәткәре)
Беренче кыз – Алинә Сидеева
Икенче кыз – Диләрә Һадиева
Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар