«Яшен»

(Александр Островский
Габдулла Шамуков тәрҗемәсе)

Драма
(яшь категориясе 12+)
Тихонның үз фикере юк, бай һәм хакимлек итәргә яратучы сәүдәгәр әнкәсе сүзеннән уза алмый ул. Кабаниха өчен аның гаиләсе әйләнә-тирәдә өчен күз өстендә каш булырга тиеш. Шуңа да алар гаиләсендә икейөзлелек һәм курку хөкем сөрә. Тихонның хатыны Катерина өчен бу бөтенләй башка сыймаслык төшенчә. Кабанова киленен өнәми, шуңа өстәп улы белән килене арасындагы мөнәсәбәтләрне даими киеренкелектә тота. Катерина моны кырыйдан гына күзәтә - Тихонны кызгануын кызгана ул, әмма ярата гына алмый… Шәһәрчеккә тагын бер сәүдәгәрнең туганы — Борис кайтып төшә. Белемле егет һәм кияүдәге Катерина арасында хисләр барлыкка килә, Тихон эшләре буенча башка шәһәргә командировкага киткән арада, ике яшь йөрәк очраша да башлый. Әмма ире кайтуга, Катерина гөнаһын яшереп кала алмый — барысын да Тихонга бәян итә.
Спектакль безгә үзебезнең калебне тагын да ныграк һәм ихласрак тою хакын анык күрсәтә. Катерина да бер мизгелгә үзен ирекле итеп тою өчен гомере белән түләргә әзер. Нигә табигатькә каршы килгән тормыш рәвешен кабул итү шуның кадәр кыен? Кеше үзенең ихтыяр көче белән идарә итә аламы? Әлеге сорауларга җавапны Катерина табигать көчләреннән эзли.
Режиссер, сәнгати күзаллау
Анастасия Кудиярова
Рәссам - Булат Ибраһимов
Балетмейстер — Виктория Хорошавцева
Ут куючы рәссам — Екатерина Гиждиян
Режиссер ярдәмчесе — Раил Сәләхиев
Тавыш операторы — Илнар Гатиятуллин
Яктырту цехы — Руслан Кыямов

Рольләрне башкаралар:

Дикой — Зиннур Һадиев
Борис — Айзат Хәйруллин
Кабанова — Зөһрә Мөхәммәтгалиева
Тихон — Раил Сәләхиев
Катерина — Сиренә Хисмәтуллина


Варвара — Алсу Зыятдинова
Кулигин — Марат Хәбибуллин
(ТР атказанган артисты)
Кудряш — Илназ Шакирҗанов
Феклуша — Рәзилә Шәрифуллина

Спектакльдан фоторәсемнәр
Агымдагы репертуар спектакльләре
Партнерлар